Әлмәт таңнары

Әлмәттә автомобиль янган, машина йөртүче төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган

1 август көнне Объездной трактта 14 нче модель ЛАДА автомобиленә ут каба.

Төрле социаль челтәрләрдә автомобиль яна башлаганчы, көчле шартлау ишетелгәнен хәбәр итәләр. 

Реклама

Шулай ук машина йөртүченең тән җәрәхәте алуы, аны хастаханәгә алып китүләре билгеле булды. Машинада пассажирлар булмаган.

Вакыйга урынына янгын сүндерүчеләр килеп, тиз арада янган автомобильне сүндергәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: