Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылык турында кисәтә

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү- административ хокук бозу, ул машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүне генә түгел, зур штраф түләүне дә күздә тота.

Әлмәт дәүләт автоинспекциясе исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен җаваплылык турында кисәтә.

Исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү факты ачыкланганда, шофер административ җаваплылыкка тартыла.

Машина йөртүчене җәза көтә: машина йөртү таныклыгыннан 1,5-2 елга кадәр мәхрүм итү һәм 30 мең сум штраф.

Исерек килеш кабат тоткарлаган өчен (яки медицина тикшерүеннән кабат баш тарткан өчен) җинаять җаваплылыгы каралган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да үзегезне һәм чит кешеләрне үлем куркынычы астына куймаска һәм исерек хәлдә руль артына утырмаска өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X