Әлмәт таңнары

Әлмәт районында такси белән җиңел машина бәрелешкән авариядә 4 кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте 20 июль көнне көннең икенче яртысында булган.

Әлмәт районы  Габдрахман авылында Совет урамында Mitsubishi һәм «Лада» (такси) җиңел машиналары катнашкан һәлакәт булган.

Бәрелү шулкадәр көчле булган ки,  автомобильләр юлның төрле якларына чыгып очканнар. Юл-транспорт һәлакәте вакытында чит ил машинасында хатын-кыз – машина йөртүче һәм өч пассажир, таксида-шофер һәм алты пассажир булган.

Реклама

"Mitsubishi автомобилендәге егетне һәм хатын-кызны хастаханәгә шаһитлар алып киткән. Тагын ике хатын – кыз "Лада" автомобильнең пассажирын-ашыгыч ярдәм медиклары алып китте", – дип аңлаттылар вакыйга шаһитлары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: