Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Бала-төп пассажир!» профилактик акциясе узды

Акциянең максаты-балигъ булмаган пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең авыр нәтиҗәләрен кисәтү һәм киметү.

ЮХИДИ, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре ата-аналар советы вәкилләре белән берлектә автомобиль салонында балигъ булмаган балаларны йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балалар өчен махсус җайланмаларны куллануның ни дәрәҗәдә мөһим булуын искә төшерделәр.

Акция барышында ЮХИДИ инспекторлары автомобиль йөртүчеләрне туктатты һәм машина йөртүчеләрнең балаларын ничек йөртүләрен тикшерде. Иң тәртипле йөртүчеләргә тематик белешмәлекләр, ә яшь пассажирларга китаплар һәм карандашлар тапшырылды.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә балалар өчен махсус утыргычлардан мәҗбүри файдалану мөһимлеген искәртте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса