Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автомобильләр хәрәкәте өчен кайбер урамнар ябыла

Транспорт чаралары хәрәкәтен чикләү «Karakuz Almet Fest» этно-мәдәни фестивален үткәрү белән бәйле.

Әлмәттә 8 июльдән 11 июльгә кадәр «Karakuz Almet Fest»э тно-мәдәни фестивале узачак. Шуңа бәйле рәвештә урамнарның кайбер участокларында юллар ябылачак, дип хәбәр итә район  башлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге участоклар ябыла:

– 8 июльдән 11 июльгә кадәр шәһәр күлендәге парковкалар зоналарында 6:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр;

– 10 июльдән 11 июльгә кадәр 6:00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр Ленин урамы участогында (Мәрҗани урамыннан алып Радищев урамына кадәр);

– 10 июльдән 11 июльгә кадәр 14: 00 сәгатьтән 22: 00 сәгатькә кадәр Тимирязев урамы участогында (Радищев урамыннан Җәлил урамына кадәр).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса