Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» операциясенә йомгак ясадылар

Әлмәттә «Тоннель» операциясенә йомгак ясадылар.

 28 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге машина йөртүчеләрне каршы як полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән массакүләм тикшерү  үткәрде.

Әлеге операция барышында 8 хокук бозу очрагы ачыкланды.

Каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыгып, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен биш мең сум күләмендә административ штраф салына яки транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан дүрт айдан алып алты айга кадәр мәхрүм итү башкарыла.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне каршы як полосага чыкканда игътибарлы булырга, уйланылмаган гамәлләрнең сезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә тормыш бәясе булачагын истән чыгармаска чакыра.

Юл хәрәкәте иминлегенең иң төп принцибы-юл хәрәкәте кагыйдәләре таләпләрен үтәү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса