Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә берьюлы өч Лада автомобиле бәрелешкән

Зыян күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Өч автомобиль катнашында юл авариясе 24 июньдә 2:25 сәгатьтә Әлмәт районында Казан-Оренбург автоюлында булган. Бу хакта җирле ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

2001 елда туган машина йөртүче Лада Приора руле артында Казан ягына хәрәкәт итә. Аның машина йөртү стажы 5 ай. Ул, каршы полосага чыгып,  икенче Лада Приора автомобилен уза, үз полосасына чыкканда ул автомобиль белән бәрелешә. Яңадан Приора каршы як полосага чыга һәм аннан хәрәкәт итүче Лада Калина белән бәрелешә. Аның руле артында 1950 елгы машина йөртүче утырган була.

Авариядә зыян күрүчеләргә, Приора йөртүчесе һәм пассажирга, бер тапкыр медицина ярдәме күрсәтелгән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 5 аенда ике елдан да кимрәк машина йөртү стажы булган яшь йөртүчеләр гаебе белән 7 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 10 кеше зыян күргән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса