Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында исерек шофер идарәсендәге автомобиль юл читенә төшеп киткән

Шофер үзе дә, пассажирлары да җитди зыян күргән.

18 июнь кичендә Казан-Оренбург юлында Әлмәт районында юл авариясе булган, анда өч кеше зыян күргән. Мәгълүматны ЮХИДИнең җирле бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

LADA КS0У5L автомобиле йөртүчесе Казан ягыннан хәрәкәт итә. Автоинспекторларның башлангыч мәгълүматлары буенча, ул куркынычсыз тизлек сайламаган, руль белән идарә итә алмаган, юл читен эләктергән, шуннан соң каршы юнәлештәге юл читенә чыккан һәм төшеп киткән.

Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче реанимация бүлегенә, пассажирларның берсе – нейрохирургиягә, икенчесе – травматологиягә озатылган. Аларның барысы да, шул исәптән машина йөртүче дә исерек хәлдә булган һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса