Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте булган

Фаҗига Әлмәт районында Мәскәү-Пикин автомагистралендә булган.

18 июньдә Алексеевск — Әлмәт автомобиль юлының 126 нчы чакрымында (төзелеп килүче Мәскәү — Пикин автомагистрале), Әлмәт районындагы өлешендә Фольксваген Пассат автомобиле йөртүчесе (1998 елда туган),  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган тизлекне сайламый, руль идарәсен югалта, каршы хәрәкәт полосасына чыга, анда 1995 елда туган машина йөртүче руль артында утырган автомобиль белән бәрелешә.

Авария нәтиҗәсендә ЛАДА 210540 машинасын йөртүчесе төрле җәрәхәтләр белән Әлмәтнең «Татнефть» медсанчастенең реанимация бүлегенә хастаханәгә салынган. 1996 елда туган  ЛАДА 210540 пассажиры төрле травмалар белән Әлмәт шәһәренең «Татнефть»нең реанимация бүлегенә салынган. Фольксваген Пассатны йөртүче төрле җәрәхәтләр белән Әлмәт шәһәренең 3 нче хастаханәсенең травмпунктына мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса