Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә ике җиңел автомобиль бәрелешкән

Авария нәтиҗәсендә Опель Астра автомобилендәгеләр зыян күргән.

30 апрельдә 14.05 сәгатьтә Фәхретдин урамында 34 нче йорт каршындаюл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

1955 елда туган шофер Гранта руле артында Ленин урамы ягыннан Тимирязев урамы юнәлешендә хәрәкәт итә. Ир-ат, сулга борылыр алдыннан, башта ук сул якка чыкмаган. Шуның аркасында машина Опель Астра автомобиле белән бәрелешә, аның руле артында 1993 елда туган шофер була.

Иномаркадагы пассажирлар төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Алар медсанчастькә озатылган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса