Әлмәт таңнары

Әлмәт районында автомобиль юлы участогы ябыла

15 апрельдән 30 июньгә кадәр анда ремонт эшләре барачак.

15 апрельдән «Казан — Оренбург» — Бота — Аппак юлының 2 км дан 6,6 км га кадәр участогына ремонт ясалачак. Мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Машина йөртүчеләргә Казан – Оренбург һәм Яр Чаллы — Зәй — Әлмәт автоюлларыннан йөрергә тәкъдим итәләр.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: