Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәте булган
Авария 16 март көнне булган.
Әлмәт-Мөслим автомобиль юлының 19 нчы чакрымында, 1968 елда туган йөк фургоны йөртүчесе, Әлмәт шәһәре юнәлешенә таба хәрәкәт иткәндә юллар кисешкән урында УАЗ машинасына юл бирми.
Нәтиҗәдә фургон УАЗ белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә УАЗ йөртүчесе һәм 1969 елгы пассажир төрле җәрәхәтләр белән Әлмәт хастаханәсенә озатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа