Әлмәт таңнары

Әлмәттә 4 исерек машина йөртүче тоткарланган

Барлыгы 58 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Районда һәм шәһәрдә дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре төнге рейд үткәрде. Йөзгә якын машина йөртүче тикшерелде һәм 58 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланды.

Реклама

25 гыйнварда автоинспекторлар дүрт исерек шоферны тоткарлаган.


Автомобиль йөртүчеләрнең берсе машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган, тик янә исерек хәлдә руль артына утырган.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: