Әлмәттә «Бала – төп пассажир» акциясе уза
Балалар юл-транспорт травматизмы белән хәл бик киеренке кала. Ел башыннан республика юлларында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч бала-пассажир һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә һәлак булган балалар саны арту сәбәпле 26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр «Бала - төп пассажир» оператив – профилактик чарасы узачагын хәбәр итә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа