Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Таксист үзен әдәпсез тотса, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив штабына зарланырга мөмкин

Министрлыкта Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр.

Татарстанлылар таксистларның үзләрен әдәпсез тотуы турында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының оператив хезмәтенә шалтыратып әйтә ала. Бу хакта минситрлыкгың матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


Анда Казанда Яңа ел бәйрәмнәрендә такси хезмәтенә ихтыяҗ артуын искәрттеләр.


«Тарифларны арттыруга һәм таксистларның үз-үзен әдәпсез тотуына бәйле очраклар бар. Татарстан башкаласында, республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләр һәм кунакларның, таксистларның дорфа мөнәсәбәтенә юлыккан очракта, министрлыкның оператив хезмәтенә һәм интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүен сорыйбыз», - дип искәрттеләр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.


ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы оператив хезмәт телефоны: 8 (843) 291-91-91.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса