Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Татарстан дәүләт автоинспекциясе Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшләячәк

Бәйрәм көннәре дәвамында юлларда өстәмә юл-патруль хезмәте нарядлары эшләячәк, кешеләр күпләп җыела торган урыннарда – сәүдә үзәкләренә, ял итү урыннарына һәм күңел ачу урыннарына илтүче юлларда көчәйтелгән күзәтү оештырылачак.

Шулай ук исерек хәлдә һәм идарә итү хокукы булмаган килеш машина йөртүчеләргә, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып хәрәкәт итүчеләргә аерым игътибар булачак. 


Дәүләт автоинспекциясе барлык  юл хәрәкәтендә катнашучыларны исерек машина йөртүчеләргә битараф булмаска, алар турында хәбәр итәргә өнди. Мәгълүматны республиканың муниципаль берәмлекләре телеграм-каналларына җибәрергә мөмкин.


Шулай ук балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуга юл куелмаячак. 12 яшькәчә балалар утырткан машиналарда махсус җайланмалар булырга тиеш. 


Моннан тыш, балалар төркемнәрен йөртүне оештыру да контрольдә тотылачак.

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса