Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә исерек машина йөртүче тоткарланган

25 декабрьдә Казан-Оренбург автоюлының 249 нчы чакрымында “Тоннель” махсус операциясе уздырылган. Бу хакта шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Автоинспекторлар сәгать ярым эчендә 40 автобусны тикшергән һәм нәтиҗәдә 17 тәртип бозу очрагын ачыклаган. Шуларның берсе - автобуста тахографның төзек булмавы.


Калган 16 хокук бозу җиңел автомобиль шоферларына туры килә. Берсенә карата аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен беркетмә төзелгән, аның машинасын махсус стоянкага озатканнар.


Башка закон бозучыларга да беркетмәләр төзелгән. Бер машина йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән, тагын берсенең документлары юк, тугызының номерлары укылмый торган булган, дүртесенең ОСАГО полислары булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса