Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юл газабы әҗәлгә тиң

Салкын көннәр башлануга җәмәгать транспорты эшеннән канәгатьсезлек артты.

Алай дисәң, җәй көне дә дәгъвалар исемлеге шактый саллы иде: мар-шрутлар арасында интерваллар озын, троллейбус-автобуслар җитәрлек түгел, салоннар шыгрым тулы...

«Шәһәргә килү мөмкин түгел»

Түбән Мактамада һәм Тихоновкада яшәүчеләрнең троллейбуслар санын арттыру үтенечен «Халык контроле»ндә бик еш күрергә була. Шундый зарларның берсе турында без газетабызда язып та чыккан идек. Ниһаять, автор башкарма комитетның җавабын алу бәхетенә иреште. «ТНГП - РТС участогында 1 нче троллейбуслар 8-12 минут саен йөреп тора, ә 7а маршруты 5-7 минут интервал белән йөри», диелгән анда. Әмма кешеләр моның киресен раслауларын дәвам итә.

Газета укучыбыз Лилия Хәнипова шәхси секторда яши, эшкә җәмәгать транспорты белән йөри. Тукталышы нәкъ менә Түбән Мактамадан килүче маршрутларга керә. Лилиянең сөйләвенә караганда, троллейбуслар зур вакыт аралыгы белән йөри һәм килгән берсе тулы була. Мондый шартларда социаль дистанцияне саклау мөмкин түгел.

- Монда тагын өченче маршрут та уза: анда кеше күп булмый, әмма троллейбуслар саны аз булу сәбәпле, аны озак көтәргә туры килә. Ә 7а белән 1 нче маршруттагылар - «консерв банкасы»: тукталышта басып торган 20 кешенең нибары икесе-өчесе генә салонга үтә ала. Күпме кеше суыкта тагын көтеп торырга мәҗбүр, ә бит алар арасында балалар да күп, - дип борчыла Лилия. - Районыбыз кечкенә түгел, күпләр иртәдән эшкә яки укырга бара. Транспорт санын йөкләнешкә карап дөрес итеп бүлеп булмый микәнни? 21 нче гасырда яшибез, космосны яулыйбыз, анда туристлар җибәрәбез, ә Түбән Мактамадан һәм Тихоновкадан шәһәргә килеп җитеп булмый диярлек.

«Машина алырга туры килде»

Төзүчеләр проспектын алсаң да, хәл яхшырак түгел. Анда яшәүче Виктория Белякованың эш урыны Ленин урамында. Анда бары 7б троллейбусында гына барып җитәргә мөмкин - биредән үтүче 1а автобусы үзәк урамга бармый. Хәрәкәт интерваллары озын булуга да карамастан, эшкә барып җитәргә була әле, ә менә кире кайту кыенрак икән аңа.

- Ленин урамыннан өйгә кайтып җитү өчен иртәнге якта эшкә килеп җиткән тукталышка барып троллейбуска утырырга һәм кирәкле урынга җиткәнче бөтен шәһәрне айкап чыгарга туры килә иде. Бу бик авыр хәл. Шуңа машина сатып алырга булдым - хәзер өйгә тизрәк кайтып җитәм, - дип шатлыгы белән дә уртаклашты ул.

Әлеге участокта җәмәгать транспорты эшен тикшерү өчен без эксперимент уздырдык: көннәрнең берендә «Радиоприбор» тукталышында бер сәгатьтән артык тордык. 13.45 тә килгән идек, троллейбус 45 минуттан соң - 14.30 да гына килде. Ә аның артыннан бик тиз - 14 сәгать 49 минутта ук икенче троллейбус килеп җитте. Анысы киткәннән соң, әлеге маршрут «Акыллы транспорт» исемлегеннән юкка чыкты һәм 20 минуттан соң гына яңадан пәйда булды. Сүз уңаенда әйткәндә, 7б троллейбусы каршы яктагы тукталышка чыннан да әйләнеп кайтмый, аның каравы биредән 1б автобусы йөри, әмма ул Ленин урамы аша узмый - үзәктән Төзүчеләр проспектына кадәр барып җитүе, чыннан да, кыен хәл.

«Акыллы транспорт» кушымтасы эшеннән дә зарланучылар аз түгел. Без эксперимент үткәргән вакытта ул өзлексез диярлек эшләде, троллейбуслар һәм автобуслар күрсәтелгән вакытта, якынча 5 минут аерма белән генә килде. Сүз уңаенда әйткәндә, Әлмәт транспорт идарәсе сайтында расписание күрсәтелгән файллар урнаштырылган, әмма алар күптән яңартылмаган: кайбер маршрутлар юк. Шул ук сайтта Әлмәт халкына 8(8553) 44-23-33 номеры буенча транспорт килү вакытын белешергә тәкъдим ителә, чөнки кайвакыт расписание үзгәрергә дә мөмкин. Троллейбусларның эше турында мәгълүмат шулай ук транспорт идарәсе инстаграмында да басыла. Әмма аккаунтта әбүнәчеләр саны нибары 400 дән артык, димәк, мәгълүмат һәркемгә дә барып җитә алмый.

Җәмәгать транспорты белән бәйле проблемаларның тагын берсе - кондукторларның үз-үзен дөрес тотмавы. Бу күп кешеләрдә ризасызлык тудыра. Шушы көннәрдә бер ханымның улын 7б троллейбусыннан куып

төшерүләре турында сөйләве социаль челтәрләрне «шартлатты». Сәбәбе - интернет-элемтә булмау сәбәпле, билет өчен карта белән түли алмау. Нәтиҗәдә балага өенә җәяү кайтырга туры килә - малай бик каты туңа. Ә башка троллейбустан файдаланырга курка - анда да шул ук хәл кабатланыр дип уйлый. Хәбәр әлмәтлеләрне берничә лагерьга бүлде: берәүләр баланы яклады, икенчеләр кондуктор яклы булды, өченчеләр исә балага юл йөрү бәясен түләргә булышмаган пассажирларны сүкте. Бу хакта белеп алуга, АТУда тиешле чараларны күргәннәр: хезмәткәрләр белән тренинг үткәрелгән, ә гаепле кондукторга административ шелтә ясалган.

Юл бәясен контактсыз түләүдәге кыенлыклар белән очрашучылар саны аз түгел. Соңгы очракларның берсе - билет сатып алганнан соң банк картасының «кара исемлек»кә эләгүе. Бу хакта әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә сөйләде. «АТУ» муниципаль унитар предприятиесендә мондый проблема барлыгын таныдылар һәм программаны яңартырга вәгъдә бирделәр. Системаны торгызганчы «кара исемлек»кә эләккән пассажирларны бушлай йөртәчәкләрен дә әйттеләр.

P.S.Шәһәрдә транспорт хезмәте күрсәтү белән бәйле проблемаларның һәркайсына аңлатма бирүләрен сорап без шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек, әмма мәкалә басарга тапшырылганчы алардан җавап алуга ирешмәдек. Аларны киләсе санда һичсүзсез бирәчәкбез.

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса