Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән
“Ундүртенче” машина ярымприцеп астына эләккән.
Фаҗига Казан – Оренбург-Бота-Аппак юлының (Әлмәт районы) 4 км 500 метрында килеп чыккан.
40 яшьлек "ундүртенче" автомобилен йөртүче, Бота авылы ягына таба хәрәкәт итә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, метеорологик шартларны исәпкә алмый (буран,кар яву, җил, бозлавык) куркынычсыз дистанцияне сайламый, нәтиҗәдә 1983 елгы машина йөртүче идарә иткән ярымприцеплы Мерседес Бенц Actros 184 автомобиленә бәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа