Әлмәттә “Засветись” акциясе узды
“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесе һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре яктылыкны кайтаручы элементларны популярлаштыруга юнәлдерелгән “Балкы” (“Засветись”) акциясе үткәрде.
Акцияне оештыручылар яшь җәяүлеләргә һәм аларның ата-аналарына юлда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәүнең һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртүнең мөһимлеге турында аңлатты.
Барлык җәяүлеләргә дә яктылыкны кире кайтаручы элементлар һәм белешмәлекләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа