Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә велосипедчыны бәрдергәннәр

17 октябрьдә Шевченко урамындагы 134 нче йорт каршында якынча 20.00 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте булган.

22 яшьлек ЛАДА 2113 йөртүчесе Зифа Балакина урамы ягыннан Әминов урамына хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлек сайламый һәм 15 яшьлек велосипедчыны бәрдерә. Соңгысының җәяүлеләр кичүе буенча велосипедтан төшмичә генә үтүе мәгълүм.

Бәрдерү нәтиҗәсендә велосипед туктап торган НИССАН Альмера автомобиленә бәрелә.

Авария нәтиҗәсендә велосипедчы медсанчастькә озатыла. Аңа амбулатор дәвалау билгеләнә.



Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса