Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Йөзем — витаминнар хәзинәсе

Йөзем (виноград) – минераль матдәләргә һәм витаминнарга иң бай җимешләрнең берсе. Аның 20-25 процентын кан тарафыннан бик тиз үзләштерүгә ия булган глюкоза тәшкил итә.

Шуңа да йөзем авыр физик яки акыл хезмәте белән шөгыльләнүчеләр өчен бик тә файдалы, чөнки әлеге җимеш физик һәм акыл аруын җиңеп чыгарга булыша.

Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә, ул организм тарафыннан кан җитештерүне арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимештә ашказаны эшләмәгәндә, бөер һәм бавыр авырулары булганда организмга уңай тәэсир итүче табигать компонентлары бар. Бөер эшчәнлеген активлаштырып, йөзем организмда җыелып торган урат һәм бүтән кислоталар кебек токсиннарны куып чыгарырга ярдәм итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, йөземдә булган кайбер химик кушылмалар яман шеш авыруларының килеп чыгуын киметә

Фото:https://pixabay.com

http://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса