Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Юкә чәчәге җыяр чак

Дуслар, сизәсезме соң, юкә агачы чәчәк атарга әзерләнә бит. Аны менә нәкъ чәчәкләрнең яртысы ачылган, яртысы бөреләнеп торган чакта җыю әйбәт икән

  • Юкә чәчәген җыйганнан соң, күләгәле, җиләс урында киптерәләр. Дөрес итеп киптерелгәндә ул үзенең файдалы үзлекләрен өч ел югалтмый. 
  • Юкә чәчәге составында эфир майлары, ачы һәм дуплау матдәләре, флавонидлар, кумарин, балавыз, шикәр, глюкоза, каротин, витаминнар, микро һәм макроэлементлар бар.
  • Чәчәкләрдән бик тәмле чәй әзерләп эчәләр. Мондый чәй барлык салкын тию, үпкә, бөер авыруларыннан коткара. Әмма озак вакыт эчү йөрәк эшчәнлегенә зыян сала.
  • Йокысызлыктан коткара. 1 стакан кайнар суга 15 г чәчәк салып төнәтәбез дә, 20-30 минут тотабыз (бу классик ысул) һәм йоклар алдыннан эчеп куя­быз.
  • Авыз куышлыгы авыруларына (пародонтоз, стоматит) ярдәме зур. Классик ысул белән әзерләнгән төнәтмәгә 5 г чәй содасы гына өстәп җибәрегез дә, авызыгызны чайкагыз. 
  •  Иммунитетны ныгыту һәм канда холестерин күләмен киметү, зыянлы тозларны чыгару өчен термоска 2 бал кашыгы юкә чәчәген, 1 бал кашыгы кычыткан, 1-2 ботак сельдерей яфрагы, 20 г имбир салып, 1 литр су өстибез дә, көн дәвамында эчәбез.
  • Ярты литр суга 8 аш кашыгы юкә чәчәге салып, 10-15 минут кайнатып алыгыз. Суынгач, сөзеп, чәчләрне юганнан соң, чайкап алырга мөмкин. Һәм чәчегез ялтырап китәр. 

Фото:https://pixabay.com

http://yashel-uzan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса