Язын нинди сут эчәргә?
Кыш ахырына якынлаша, яз белән бергә хәлсезлек килә, организмга витаминнар җитмәү дә күзәтелә. Бу хәлне җимеш сутлары эчеп төзәтеп була. Бер сут аеруча файдалы.
Ул – алма суты.
Анда организмны сәламәтләндерүче, антиоксидант йогынтысы ясаучы хлороген кислоталар, полифеноль кушылмалар бар.
Хлороген кислоталар организмда окисьләшү процессын тоткарлый. Бу салкын тию чирләре белән авырудан саклый.
Шунысы кызганыч: безнең кибетләрдәге алма сутларының күбесе Кытай алмаларыннан әзерләнгән...
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа