Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Япония табибы медсанчастьта әлмәтлегә операция ясады [+ФОТОЛАР]

Япониядән килгән профессор Масао Кода ике көн эчендә медсанчастьтә умыртка баганасындагы спондилолистезаны дәвалау буенча тәҗрибә уртаклашты һәм ике авыруга операция ясады. Ике ятып, бер төшкә кермәгән мондый мөмкинлек халыкара стандартлар буенча табибларны укыту программасы кысаларында гамәлгә ашырылды. Программа өч елга исәпләнгән һәм «Татнефть» компаниясе тарафыннан финанслана.

44 яшьлек әлмәтлегә сәламәтлек артыннан ерак океан артына барырга туры килмәде. Япония профессоры үзе медсанчастька килеп, мастер-класс уздырды һәм онлайн режимда операция ясады.

– Әлеге чара республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы, «Амтек-Казан» белем бирү үзәге инициативасы һәм «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән уздырыла. Өчеллык программа кысаларында беренче тапкыр коллегалар Израиль, Япония, Европа шәһәрләрендә стажировка үтеп кайтты. Күптән түгел медсанчасть табиблары Япониянең Цукуба шәһәрендә нейрохирургиянең яңа технологияләрен өйрәнде, – дип ачыклык кертте медсанчастьның баш табибы Мөнир Закирҗанов.

Әмма барып күзәтү һәм кайтып телдә генә аңлату (күп очракта ул чит ил клиникасын мактауга гына әйләнеп кала) бер, ә урында тулы бригада белән операция барышын карау һәм анда катнашу икенче тәҗрибә. Шуңа да өчеллык программада профессорларның Россиягә, атап әйткәндә, республикага килүе дә каралган. Ә менә медсанчастьны сайлаулары юкка түгел. Беренчедән, бездә яңа технологияләр бар, икенчедән, ике адым алда баручы клиникалардагы инструментларны сатып алуны бары тик нефтьчеләр генә башкара ала.

– Катлаулы операцияләр уздыру өчен «Татнефть» дөнья дәрәҗәсендәге заманча инструментлар, җиһазлар сатып алды. Нейромонитор, мисал өчен, умыртка баганасына операция ясауда уникаль җиһаз санала, – ди Мөнир Закирҗанов нефтьчеләргә рәхмәтен җиткереп. – Узган ел әлеге программа буенча коллегалар Израильдән килгән иде. Алар да мастер-класс уздырып, йөрәккә гибридлы операция ясады. Аны хәзер дә ясыйбыз. Министрлык бүгенге катлаулы операцияләрне уздырырга да квота бүлеп бирер дип уйлыйбыз.

Япония табиблары эшчәнлеген үз күзләре белән күреп кайткан нейрохирург Илдус Мостафин чит ил технологияләрен үзебездә, һичшиксез, кертергә теләвен белдерә. Бу ике көндә исә операцияләрне Масао Кода бушлай ясады.

 

Масао Кода, Япония табибы:

– Бу ике көндә умыртка баганасын дәвалау буенча яңа методика тәкъдим иттек. Ул әле Россиядә гамәлгә кертелмәгән. Әлеге операция өчен тәгаенләнгән инструментлар сездә теркәлмәгән. Киләчәктә хирургия техникасы Россиядә дә кулланылыр дигән ышаныч бар.

– Ә Япониядә әлеге инструментлар кайчаннан башлап кулланыла?

– Әйтә алмыйм, бик күптәннән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса