Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Яңа елдан дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Даруларга бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы үсү белән бәйле.

2019 елдан, базар экспертлары мәгълүматлары буенча, тормыш өчен мөһим булган дарулар 10 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.

Даруларга бәяләр арту, беренче чиратта, валюта курсы үсү белән бәйле, шунлыктан чит ил даруларына бәяләрнең сизелерлек артуы көтелә.

Шулай ук Россия дару җитештерүчеләре дә бәяләрне арттырырга исәпли. Алар моны дарулар әзерләгәндә чит ил компонентларын куллану белән аңлата.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә дару җитештерүчеләр тормыш өчен мөһим булган даруларга бәяне инфляция проценты нигезендә генә арттыра ала, диләр.

Җитештерүчеләр елына бер тапкыр, инфляция дәрәҗәсе фаразларын исәпкә алып, бәяләрне яңадан теркәүгә гариза бирергә хокуклы. Хөкүмәт фаразлары буенча, әлеге күрсәткеч 4 – 4,5 процент тирәсендә тирбәлә. 
 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/04/174608/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса