Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Телемедицина яңа мөмкинлекләр ача

Әгәр моңа кадәр табибка интернет аша күренү төшенчәсе сүздә генә булса, бүген исә ул - чынбарлык. Чөнки әлеге дистанцион консультацияләр заманча медицинаның нигезен тәшкил итә.

Татарстанның Сәламәтлек саклау, Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары ярдәме һәм район башлыгы инициативасы белән "ФАПларга IT" проекты нигезендә Әлмәт районының  5 авыл җирлегендәге (Новотроицк, Иске Михайловка, Новоникольск, Бишмунча һәм Яшьләр бистәсе) фельдшер-акушерлык пунктлары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылган. Аларда читтән торып медицина консультациясен алу өчен компьютерлар һәм заманча җиһазлар булдырылган.

Медицина хезмәткәрләре өчен агымдагы елның ноябрь аенда “ТР электрон сәламәтлек саклау” Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча укыту оештырылган иде. Бүгенге көндә алар “телекүпер”гә тулысынча әзер.

Телемедицина шәһәрдән читтә яшәүче авыруларны дәвалауның яңа мөмкинлекләрен ача. Хәзер исә авыл кешесе фельдшер-акушерлык пунктына килеп, фельдшер ярдәмендә үзенә уңайлы булган вакытка табибка языла алачак.

Видеоэлемтә аша табиб авыруга үз киңәшләрен бирә. Шуннан соң фельдшер авыруның диагнозын раслау өчен кирәк булган өстәмә белгечләргә күренүне бер көнгә яза.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса