Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Татарстан халкының 48 процентына грипптан прививка ясалган

5 меңгә якын йөкле хатын-кызга вакцинация үткәрелгән.

Татарстан халкының 48 процентына грипптан прививка ясалган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Бүген 1 млн 797 мең 906 кешегә вакцинация үткәрелде, ягъни 48 процент халык колачланган. Былтыр да шулай иде. Соңгы ун елда вакцинация күләме 17 проценттан 48 процентка кадәр арткан», — диде Любовь Авдонина. Республикада грипптан барлыгы 54 процент кешегә прививка ясату планлаштырылган булган.

Любовь Авдонина Татарстанда көчле респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) эпидемия сезоны башланганын әйтте. «Авыру күрсәткече бүген эпидемиядән 7 процентка ким. Вирус күтәрелеше декабрьнең өченче декадасыннан фаразлана. Бүген профилактика чаралары дәвам итә», — диде.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча штаттан тыш баш белгече Дмитрий Лопушов 5 меңгә якын йөкле хатын-кыз грипптан прививка ясатканын әйтте.

Фото:архив/Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса