Талпаннар уянган
Сак булыгыз! Талпаннар кадала башлаган.
Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең идарәсе талпан кадалу очракларының беренче очраклары турында хәбәр итте.
Ведомство мәгълүматлары буенча, 1 апрельгә медицина оешмаларына җиде кеше мөрәҗәгать иткән инде. Чагыштыру өчен: узган елда бу вакытта мөрәҗәгатьләр булмаган.
Талпан тикшеренүен үткәрү өчен лабораторияләрнең адреслары ведомство сайтында урнаштырылган.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа