Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Табиблар грипп эпидемиясе вакытында күбрәк телевизор карарга куша. Ни өчен?

Телевизион тапшыруларга рейтинг үткәреп, тикшерүчеләр грипп эпидемиясе вакытында кешеләрнең күпме вакытларын өйдә үткәрүләрен бәяләгәннәр һәм моның авыруның кимүенә ничек йогынты ясавын ачыклаганнар.

Мисал урынына тикшерүчеләр Мехикода 2009 елның апрелендә кабынган А/Н1N1 дуңгыз гриппы эпидемиясен китерә. Бу вакытта телевизион тапшыруларны карау бермә-бер арткан. Бу - кешеләрнең эпидемия вакытында башкалар белән аралашуны мөмкин кадәр чикләп, өйдә утыруны хуп күрүләрен аңлата. Шулай булмаганда, дуңгыз гриппыннан шактый күбрәк санда кеше зыян күргән булыр иде.

Табиблар йогышлы авырулар аеруча кискенләшкән чорларда, әйтик, сезонлы грипп эпидемиясе вакытында шушы киңәшкә колак салу зарур дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса