Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

“Симерү җитди проблемага әйләнеп бара”

Эндокрин система организмдагы барлык органнар, системаларның эшчәнлеге өчен җавап бирә, аларның эчке һәм тышкы факторларга яраклашуын тәэмин итә.

Моннан тыш, ул организмда бүленеп чыккан гормоннарны да тәртиптә тотуда да катнаша. Бу система, ягъни калкансыман биз белән бәйле берәр төрле тайпылыш булдымы, бөтен организмга зыян килергә мөмкин. Шуңа да аның сәламәтлеге адәм баласы өчен бик мөһим. Бу хакта Республика клиник хастаханәсе табиб-эндокринологы, югары категорияле табиб Венера Рәмзил кызы Билалова белән сөйләштек. Ул 25 елдан артык әлеге өлкәдә хезмәт куя.

– Венера ханым, сезгә ярдәм сорап килүчеләр арасында нинди авырулар еш очрый?

– Безнең пациентлар бик төрле. Хәзер шикәр диабеты белән авыручылар күп. Алар арасында яшьләрнең, бигрәк тә балага узарга ниятләп йөргән яки инде йөкле булган хатын-кызларның саны артуы хафага сала. Халыкта татарга акыл төштән соң килә, диләр. Күңелсезлеккә юлыкмас өчен, гаилә корган, бала табарга теләгән парларга, аеруча гүзәл затларга, йөккә узганчы ук калкансыман биз эшчәнлеген тикшертергә киңәш итәм. Хәзер республика күләмендә барган диспансеризация программасы кысаларында эндокринологик тайпылышлар күп ачыклана: шикәр чире, гипертония, зоб, яман шеш… Кайчак кеше үзендә авыру барын белми, чөнки ул берничек тә чагылмый. Фәкать медицина күзәтүе узганда очраклы рәвештә генә күренә. Ә бит теләсә нинди сырхауны иртәрәк ачыклап дәвалый башлау мөһим, бу савыгу мөмкинлеген арттыра. Шуңа да әтисе яки әнисендә шикәр чире, калкансыман биз авырулары бар икән, баланы, ул бернидән зарланмаса да, эндокринологка күрсәтеп тору зыян итми. Гомумән, сабыйларны, бигрәк тә кызларны, 14 яшьтән соң эндокринологта тикшертү хәерле.

Авыруларга килгәндә, әйткәнемчә, шикәр чире, гипертония һ.б. еш очрый. Хәзер диагностика яхшы алып барыла, түләүле клиникалар эшли. Калкансыман биз эшчәнлеген ачыклау өчен УЗИ узалар, гормоннарга, шикәргә, холестеринга кан анализы бирәләр. Табиб кирәк дип тапса, өстәмә анализлар билгели. Калкансыман биздәге үзгәрешләр башка авырулар артына яшеренгән булырга да мөмкин бит. Мәсәлән, гипотиреоз дигән термин бар. Ул калкансыман биз эшчәнлегенең түбән булуын аңлата. Бу вакытта пациент телсә кайсы белгечтә дәваланырга мөмкин, чөнки, аның үзенә генә хас билгеләре юк. Әйтик, кеше шешенүдән интегә, ди. Мондый кимчелек белән нефролог, кардиолог, дерматолог һ.б. мөрәҗәгать итәләр, шешенгәндә шул-шул табибка барырга кирәк дигән шарт куелмый. Гипотиреоз вакытында да шулай. Гомуми караганда, калкансыман биз аксым алмашы өчен җавап бирә. Әгәр аның эшчәнлеге бозылган икән, матдәләр алмашында да җитешсезлекләр күзәтелә. Калкансыман бизнең функциясе кимедеме, организм тизрәк картая. Киресенчә, орган чамадан тыш эшләсә, организм вакытыннан алда туза.

– Калкансыман биз турында сүз чыктымы, беренче чиратта, күз алдына зоб авыруы килә...

– Зоб – калкансыман биз зураю авыруы. Ләкин ул кечкенә булып та бик яхшы яки, киресенчә, зур булырга, тик начар эшләргә мөмкин. Калкансыман бизнең үлчәме аның функциясе турында сөйләми. Ә менә шикәр чирен вакытында ачыклап, дәваланмаганда, йөрәк-кан тамырлары, бөер башка органнарны зәгыйфьли. Кешенең яшәү сыйфаты начарая.

– Хәзер медицинада гормональ терапия зур тизлек белән алга атлый. Ләкин күпләр андый препаратларны эчүгә каршы. Алар ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Пациентның организмында калкансыман биз эшләп чыгара торган гормоннар күләме кимегән һәм без аларга шуны эчәргә тәкъдим итәбез икән, күпләр хафага кала. Ләкин гормоннар бер-берсеннән бик аерыла һәм организмда гормон булмаган бер генә күзәнәк тә юк. Табиб андый препарат билгеләгән икән, аның киңәшенә колак салырга кирәк. Мәсәлән, климакс вакытында нәфис затларга хатын-кыз гормоннары эчәргә кушалар. Чөнки бу чорда әлеге төр гормоннар кими. Бөер өсте бизен (надпочечник) дәвалаганда шулай ук ул эшләп чыгара торган гормоннарны билгелибез. Ник дигәндә, бу – кешенең гомере өчен кирәкле орган, кан басымын тәртиптә тота.

– Гормональ препаратлар эчкәч, кеше тазара. Ни өчен?

– Артык гәүдә авырлыгы барлыкка килү, ягъни матдәләр алмашы әкренәюнең сәбәпләре төрле: дөрес тукланмау, җитәрлек хәрәкәтләнмәү, матдәләр алмашы бозылу һ.б. Гормональ препаратлар билгеләгәндә, пациентларны гәүдә авырлыгыгыз артырга мөмкин, дип кисәтәбез. Шуңа да кеше туклануга игътибарлы булырга тиеш. Соңгы елларда бик еш “метаболизм синдромы” дигән сүзтезмә ишетергә туры килә. Моңа артык гәүдә авырлыгы, кан басымы уйнау, канда шикәр күләме арту һ.б. тайпылышлар керә, алар барысы да бер-берсенә бәйләнгән.

– Гормональ препаратлар эчкән кешеләр “берничә көн эчендә гәүдә авырлыгы биш-алты килога үзгәрә”, ди. Бу тайпылышны ничек аңлатасыз?

– Мондый очракта кичекмәстән тикшеренергә кирәк, кешедә башка төрле авырулар булуы ихтимал.

 

"Ашыгыч ярдәм" газетасыннан

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса