Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Себеркедән ал сихәт

Мунча һәм чабынырга яратмаучылар сирәктер ул. Инде өлгеррәкләр себеркеләр дә әзерләп куйгандыр. Кайсы үсемлекнеке нинди сихәткә ия булуы турында күпләребез уйланып та тормый, әлбәттә, рәхәт булганга гадәт буенча чабына бирә. Шулай да, бераз мәгълүматлы булу зыян итмәс.

Каен себеркесе
Әлеге себеркене мунчаның символы дип әйтергә була. Бу агач төре популяр һәм универсаль. Аның яфраклары А, С витаминнарына бай. Аларда, шулай ук, эфир майлары һәм эсседә бүленеп чыгып һаваны дезинфекцияли торган файдалы матдәләр бар. Каен ботаклары катнашындагы мунча процедуралары сулыш органнары, бронхит, салкын тию авыруларын кисәтә. Алар никотинга бәйлелеге булганнарга да зур файда китерә. Каен себеркесе ярдәмендә кан әйләнешен көчәйтергә, шешенүдән, беренче җыерчыклардан котылырга, бит тиресен яхшыртырга, кечкенә яраларны дәваларга һәм бетчәләрне юк итәргә мөмкин.

 

Имән себеркесе
Мунча яратучыларның күбесе имән ботакларыннан ясалган себеркене сайлый. Әлеге агачны исәпсез файдалы сыйфатлары өчен бәялиләр. Аның катнашындагы процедура тән тиресе ялтыраучыларга, ялкынсыну билгеләре булган кешеләргә зур файда китерә. Имән себеркесе аны чистарта, ялтыравыгын бетерә, бит тиресен яхшырта. Бу табигать табибы гипертония, нерв ярсучанлыгы вакытында терапия эффекты күрсәтә. Нәкъ менә шуңа күрә дә, аны спорт белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләргә кулланырга киңәш итәләр. Гипергидроздан җәфаланучыларга, имән себеркесе, шулай ук файдалы. Каенныкы белән чагыштырганда, ул парны күбрәк бирә. Моннан тыш, аны берничә тапкыр кулланырга була. Әмма имән себеркесе авыррак, шуңа аның белән селтәнү катлаулырак.  

Себеркене кайчан ясасаң яхшырак?
 Моның өчен иң кулай вакыт – июль уртасы. Бу вакытта яфраклар йомшаган була һәм хуш ис бөрки. Халык ышануларына караганда, себерке бәйләүне 2 августтан соң туктатырга кирәк. Бары тик имән ботакларыннан ясалганы гына искәрмә булып тора. Ул әле бу вакытта үзенең дәвалау сыйфатына ия булмый, дип исәпләнә. 

 

Фото:https://pixabay.com/ru/

http://yashel-uzan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса