Саруың кайнаса, сыра эчмә!
Сару кайнау сирәк борчый һәм ашагач күзәтелә икән, ул чагында ризык күләмен киметергә кирәк. Әгәр кинәт башланса һәм туклануга бәйле булмаса, кичекмәстән гастроэнтерологка күренү зарур. Ул сезгә гастроскопия билгеләр һәм диагноз куяр.
Сару кайнауны халык медицинасы чаралары белән дә дәвалыйлар. Андый вакытта сөт, активлаштырылган күмер, сары мәтрүшкә, бака яфрагы, ромашка төнәтмәләре эчү файдалы. Күпләр сару кайнаганда сода эремәсе эчә. Болай эшләмәү хәерле, чөнки натрий канга сеңә. Ул чамадан артып китсә, кан тамырларын зәгыйфьли. Бу инфаркт белән тәмамланырга мөмкин. Моннан тыш, натрий организмда сыеклыкны тоткарлый, шешенүгә китерә.Сару кайнау ашказаны-эчәк тракты авырулары билгесе булса, аннан котылу җиңел түгел. Аның өчен иң элек дәвалану мөһим. Андый очракта, гадәттә, табиб антацид һәм альгинатлар билгели. Алар ашказанда тоз кислотасының үңәчкә эләгүеннән саклый. Дәвалану нәтиҗәле булсын өчен диета саклау, гәүдә авырлыгын нормага китерү, тәмәке тартмау, спиртлы эчемлекләр кулланмау, биек мендәрдә йоклау, көнлек ризыкны аз-азлап, көнгә 5-6 мәртәбә ашау, туклангач, 1,5 сәгать дәвамында ятып тормау, иелмәү, йокларга ике сәгать кала ашамау, кысып торган кием кимәү, каеш такмау, пута бәйләмәү, касык мускулларына көч килерлек эш башкармау мөһим.
Сару кайнап интектергән кешеләргә алма, банан, бәрәңге (кыздырылган түгел), брокколи, кишер, кузаклылар, майсыз сыер һәм тавык ите, пешәр-пешмәс йомырка яисә тәбә, балык, майсыз сыр, каймак, эремчек, дөге, солы боткасы ашарга киңәш итәләр. Ипине искертеп ашарга кирәк. Чәй, сөтле какао, газсыз су, алма суты эчәргә мөмкин.
Нәрсә ашамаска? Томат, торма, редис, цитруслы җимешләр, кузгалак, башлы суган, туңдырма, сыр, соуслы макарон, кондитер эшләнмәләре, шоколад, бөтнек, майлы, ысланган, тәмләткеч ризыклар. Шулай ук, сөтле коктейль, каһвә, цитрус җимешләр һәм мүк җиләге суты, газлы эчемлекләр, коры шәраб, сыра эчәргә рөхсәт ителми.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа