Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

С витамины җитмәвен ничек белергә?

Үзегезнең хәл-торышыгызга карап, берничә билгегә игътибар итегез.

Еш һәм тиз арыйсыз икән, С витамины җитмәвенә шик бар, чөнки бу витамин чыдамлыкны арттыра, физик һәм акыл эшчәнлеген яхшырта, энергия бирә.
Салкын тию, грипп, ОРВИ кебек авыруларның еш күзәтелүе дә мөһим витаминның җитмәве хакында сөйли. С витамины аз булганда организм хәлсез һәм чирләргә каршы тора алмый.

Еш баш авыртуны без стрессларга бәйлибез. Ләкин бу хәл дә витамин җитмәүдән булырга мөмкин. Организмда С витаминының аз булуы йокысызлыкка да китерә.

Физик күнегүләр белән шөгыльләнмәсәгез дә мускулларыгыз авырта икән, табибка күренергә кирәк дигән сүз. Моның бер сәбәбе – витамин җитмәү.

Безнең организм С витаминын запаска тупламый. Шуңа аны көн саен үзебезгә кулланырга кирәк.

Фото:http://pixabay.com/ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса