Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Өч сәгатьтән артык кулланмаска!

Гаджетлар белән мавыгу яшьләрнең физик халәтенә тискәре йогынты ясый, шулай ук йокыны һәм спорт белән шөгыльләнүне киметә

Н.И.Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты һәм Төньяк дәүләт медицина университеты белгечләре сәламәтлеккә зыян китермичә үсмергә гаджетлар белән күпме вакыт үткәрергә мөмкин икәнлеге турында сөйләде. Тикшеренүләр нәтиҗәләрен RT китерә.

Электрон девайсларны көн саен куллануның тәкъдим ителгән вакыты өч сәгатьтән дә артык түгел. Белгечләр фикеренчә, электрон девайсларга күбрәк вакыт бирүчеләрнең физик тайпылышлары арта бара.

Потенциаль проблемалар арасында начар күрү, психик һәм неврологик тайпылышлар, терәк-хәрәкәт аппараты эшчәнлеге бозылу очраклары тора. Ә колакчынлы җайланмалардан артык еш файдалану ишетү органнары авырулары куркынычын арттыра, дип җиткерә белгечләр.

Гаджетлар белән мавыгу йокыга вакытны, спорт дәресләрен һәм саф һавада йөрү вакытын киметә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, мәктәп укучылары йокыга 9 процент, ә студентлар 7 процентка азрак вакыт сарыф итә.

Тикшеренү Россиянең өч төбәгеннән 465 өлкән сыйныф укучысы һәм 598 студент арасында үткәрелде. 

Фото:https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса