Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Нәниләргә - җитди игътибар

Мәгълүм булганча, быел Әлмәт бала тудыру йорты белән Балалар шәһәр шифаханәсе берләштерелде һәм ул хәзер перинаталь үзәк белән бергә балалар шәһәр шифаханәсе дип йөртелә. Әлеге учреждение халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне күтәрү максатыннан үзгәртелде. Медицинаның яңа тармагы буларак перинатология балага узу чорыннан алып, йөклелек, бала туу һәм тугач та беренче...


Мәгълүм булганча, быел Әлмәт бала тудыру йорты белән Балалар шәһәр шифаханәсе берләштерелде һәм ул хәзер перинаталь үзәк белән бергә балалар шәһәр шифаханәсе дип йөртелә. Әлеге учреждение халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтүне күтәрү максатыннан үзгәртелде. Медицинаның яңа тармагы буларак перинатология балага узу чорыннан алып, йөклелек, бала туу һәм тугач та беренче чорны күзәтеп, медицина ярдәме күрсәтүне үз эченә ала. Шифаханәдә яңа туган сабыйларны сәламәтләндерүнең I этабы өчен интенсив терапия һәм реанимация (4 ятак), педиатрия стационары базасында кабул итү-диагностика һәм хирургия бүлекчәләре оештырылган. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә шифаханәнең баш табибы Л.Исмәгыйлева җиткерде. Кайчандыр балаларга медицина ярдәме күрсәтүне сорап әниләр чит шәһәрләргә мөрәҗәгать итсә, кечкенә әлмәтлеләрне дәвалау өчен хәзер исә үзебездә дә барлык шартлар тудырылган.
Куелган бурычларны тормышка ашыруда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ярдәме чиксез зур. 2011-2012 елларда министрлык җиһаз алуга 30 миллион сум күләмендә акча бүлеп биргән. Әлбәттә, барлык юнәлештә дә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүдә, шул исәптән педиатриядә дә "Татнефть" ААҖнең булышлыгы бәяләп бетергесез. Учреждениеләргә капиталь ремонт ясауда, заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә компания - беренче ярдәмче. Белгечләрне чит илләрдә укытуга да нефтьчеләр саллы средстволар юнәлтә. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Р.Хәйруллин муниципаль район җитәкчелегенә дә рәхмәтен белдерде. Медицина өлкәсенә белгечләр җәлеп итү максатыннан муниципалитет тарафыннан реаниматологларга һәм неонатологларга фатирлар бүленеп бирелгән. Мондый чаралар, һичшиксез, учреждениенең абруен күтәрүгә этәрә.
Балалар шәһәр шифаханәсендә булып, андагы белгечләр белән аралашкач, дәвалау шартлары белән танышкач, журналистлар бер фикергә килде: әлмәтлеләр бала тудыру һәм нарасыйларын яхшы тәрбия белән сәламәтләндерү өчен республикабызның башка калаларына баруны кирәк дип тапмас, ә бәлки тирә-яктагыларга үзебезнекен үрнәк итеп куяр.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса