Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Медицина профилактикасы үзәге студентлар белән очрашты

Әлмәт табиблары медицина профилактикасы үзәге белән берлектә яшьләр өчен даими рәвештә сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча очрашулар уздыра.

Шул максаттан төрле профильдәге белгечләр мәктәп һәм югары уку йортларына юл ала. Шуларның берсе ноябрь башында оештырылган иде. Медицина көллияте студентлары һәм 1 нче мәктәпнең укучылары белән профилактика үзәгенең баш табибы  Руслан Хәмдиев, реаниматолог Наталья Горбунова  һәм  Әлмәт наркология диспансерының табибы - психиатр-нарколог Татьяна Андрейчук очрашты. Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көне кысаларында табиблар укучыларга авыруны барлыкка китерүче сәбәпләр һәм  аның билгеләре турында сөйләп үтте.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса