Үлән чәйләрен эчүдән тыелыгыз
Үлән чәйләре сәламәтлеккә файдалы, тәмле, хуш исле һәм арзанга төшә. Шуңа күрә халык бу чәйләрне ярата. Шулай да аларны еш эчүдән тыелырга кирәк.
Канлы үлән
Бу үләнне гаймориттан, артриттан, ревматизмнан савыгу өчен эчәләр икән. Тик, сак булырга кирәк! Ул кан басымын төшерә, ашказаны һәм эчәк юлларын ялкынсындыра. Канлы үлән чәен табиб киңәшеннән башка эчмәвең хәерлерәк.
Бөтнек
Үлән чәйләре арасында иң популяры. Бөтнекнең яфраклары хуш исле, алар антибактериаль, ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзенчәлекләренә ия. Ләкин, бөтнек чәен еш эчү, киресенчә сәламәтлеккә зарар китерергә мөмкин. Ул кан басымын төшерә, хатын-кызны балага уздырмый. Шулай ук әлеге үлән аппетитны ачканга күрә, фигурасын сакларга теләүчеләргә эчмәскә киңәш ителә.
Сары мәтрүшкә
Бу үләнне гадәттә салкын тигәч пешереп эчәләр. Тагын гастриттан, колиттан, сару кайнаудан файдасы бар диләр. Ләкин көн саен эчәргә кирәкми, чөнки ул аллергия китереп чыгара, артериаль кан басымын күтәрә, ирлек гайрәтен киметә. Иң куркынычы — организмдагы файдалы химик элементларны һәм кушылмаларны юк итә. Ә бит алар арасында организм өчен мөһим катнашмалар да булырга мөмкин.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа