Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәттә “Сәламәтлек” паркы ачылды [+ФОТОЛАР]

Һәр елны Әлмәттә ял итү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен сквер-парк ачу күркәм традициягә әйләнеп бара. 2015 елда “Шәмсенур” скверын бүләк иткән булсалар, 2016 елда менә дигән пляж зонасы, узган ел исә Шарлавыклы буаларда махсус мәйданчыклар ясалды. Быел әлмәтлеләргә “Сәламәтлек” паркы бүләк иттеләр.

Зифа Балакина урамында урнашкан бу парк уңайлы иҗтимагый тирәлек булдыру буенча дәүләт программасы кысаларында ясалды. Парк ачу тантасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аның ярдәмчеләре Наталья Фишман, Шәфәгать Тәхаветдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты. Территория хәзер танымаслык булып үзгәрде.

Биредә балалар һәм спорт мәйданчыклары да, тренажерлар урнаштырылган. Фонтан үзенә күрә аерым бер ямь биреп тора. Шушы тирәдән агучы инеш ярлары да төзекләндерелде. Хәзер аның аша куркып чыгарга кирәкми, зур, матур басма да ясадылар. Әле шәһәрдә мондагы кебек планетарий булганы юк иде. Анда һәркем керә һәм күк җисемнәре белән таныша ала. “Сәламәтлек” паркына әлмәтлеләр ихластан сөенделәр һәм җитәкчелеккә рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса