Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәттә җитлекми туган сабыйларга йон жилет һәм оекбаш бәйлиләр

“28 энә күзе” социаль-хәйрия фонды үз алдына җитлекми туган сабыйларга ярдәм кулын сузу һәм аларның сәламәтлеген саклау бурычын куя.

Волонтерлар сабыйларга көч тупласыннар өчен йон комплектлар һәм  уенчыклар бүләк итә. Әлеге клуб хакында Рузалия Галиева беренче тапкыр Казанга килгәч ишетә. Биредә ул волонтерларның шундый комплектларны Казан хастаханәләренә бүләк итеп бирүен күрә. Шуннан соң ул үзе дә Әлмәттәге  “28 энә күзе” клубының координаторына була.

- Безнең клубка апрель аенда 1 яшь тула. Без күбрәк “Инстаграм” социаль челтәре аша эшлибез.  Кешеләр безне үзләре табып килә.  Кемдер үзе бәйли, ә кемдер җеп белән ярдәм итә. Йон әйберләр нерв очларын стимуллаштыруга һәм эчке органнарның дөрес эшчәнлеген  тәэмин итүгә сәләтле, - дип аңлатты  “28 энә күзе” клубы координаторы.

Ел саен Әлмәттә  2 меңгә якын сабый дөньяга килә. Шулардан 100 бала җитлекми туа. Ярты ел эчендә клуб волонтерлары җитлекми туган балалар өчен реанимация бүлегенә 69 төрле әйбер тапшырдылар. Һәр комплект үз эченә  баш киемен, жилет, оекбашны һәм уенчыкны ала.

- Бу бик уңайлы, чөнки әлеге сабыйларның тән җылылыгы бик тиз югала. Йон киемнәр исә җылылыкны саклап калырга ярдәм итә, -  дип билгеләп үтте Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең яңа туган балалар өчен реанимация бүлеге мөдире Мансур Галиев.

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса