Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәтлеләр диспансеризацияне мобиль поликлиникада уза алачак

Әлмәт районының ерактарак урнашкан авылларында яшәүчеләр мобиль поликлиникада профилактик медицина тикшерүе уза алачаклар.

Биредә алар кардиолог, офтальмолог, гинеколог һәм хирург кебек белгечләргә күренә алалар.  Беренче чиратта медицина комплексына 100 дән кимрәк кеше яшәгән авылларга киләчәк. Мобиль поликлиника үз эшен сентябрь аенда  башлаячак.

Быел Татарстан дүрт күчмә медицина комплексы сатып алды. 25 июльдән алар фельдшер-акушерлык пунктлары булмаган авыл җирлекләренә баралар. Мобиль поликлиникалар республиканың көньяк-көнбатыш, төньяк-көнчыгыш һәм үзәк өлешендә яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә. Комплекслар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы стандартлары нигезендә җиһазландырылган.  

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса