Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәт журналистларының сәламәтлеген тикшерделәр [+ФОТОЛАР]

27 cентябрь көнне “Сәламәтлек” үзәге Әлмәт журналистларын үзендә кабул итте.

Очрашуның төп максаты массакүләм мәгълүмат чаралары аша әлмәтлеләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаудан гыйбарәт иде. 

Безне үзәкнең баш табибы Руслан Хәмдиев каршы алды һәм “Сәламәтлек” эшчәнлеге белән таныштырып үтте. Журналистлар үзәк буенча экскурсия ясаганнан соң, медицина тикшерүе дә үтте. 

Биредә теләгән һәркем бушлай комплекслы тикшеренү уза ала. Ул үз эченә кан составында булган холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен, сулыш алу системасы эшчәнлеген, йөрәк-кан тамырлары торышын тикшерүне, буй һәм авырлыкны үлчәп, нәтиҗә чыгаруны ала. Моннан тыш, биредә теш һәм күз табибына да күренеп була. Боларны нибары ярты сәгать эчендә узарга мөмкин. 

Үзәк шимбә һәм якшәмбе көннәреннән тыш, һәр көнне 8.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итә. 

Адресы: Тельман урамы, 56 A, 7 нче кат (3 нче поликлиника бинасы). 

Үзегез белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисын һәм иминият таныклыгын алып килү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса