Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәт районы өлкән буын гражданнарына өйдә медицина ярдәме күрсәтү буенча пилот проектында катнаша

Әлмәт районының шәхси медицина оешмалары өлкән буын (65 яшьтән өлкәнрәкләр) гражданнарына өйдә ярдәм күрсәтү проектына кушыла алалар.

Шәхси медицина оешмалары өлкән яшьтәге, беренче чиратта аз хәрәкәтләнүче, шул исәптән авыл җирендә яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга кирәкле медицина хезмәтләренең күләмен тәэмин итү өчен дәүләт ярдәме белән җәлеп ителә.

Өйдә атнага кимендә 1 тапкыр, медицина тикшерүе үткәрү, өйдә кирәкле медицина манипуляцияләре үтәү белән бару каралган.

Өстәмә мәгълүмат (843) 231 79 69 телефоны буенча - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге.

Татарстан Республикасында «Демография» милли проектларының «Өлкән буын» төбәк проекты шулай ук Татарстанның Әлмәт, Арча, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Саба, Спас, Тукай, Чистай муниципаль районнарында, Яр Чаллы шәһәрендә гамәлгә ашырылачак.

Бу хакта тулырак мәгълүмат ТР сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса