Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Әлмәт районы буенча суда 2 үлем очрагы

Ел башыннан Татарстанның су объектларында 51 кеше батып үлә.

Шул исәптән 24 кешенең җиһазландырылмаган  җирдә су коелган вакытта үлү очрагы теркәлгән.  Әлмәт районы буенча үткән елда бер кеше дә батып үлмәгән булса, быел инде 2 очрак теркәлгән.

Аларның сәбәпләре төрле. Әлеге сәбәпләр рәтенә административ контроль булмавын, куркынычсызлык кагыйдәләрен белмәүне  һәм аларны  үтәмәүне кертергә мөмкин. Сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү  –  ялны  яхшы үткәрүнең мөһим  шарты булып тора.

Су коенган вакытта фаҗигаләргә юлыкмас өчен, түбәндәге  кагыйдәләрне үтәү сорала:

  • Махсус җиһазландырылган  урыннарда гына су коеныгыз.
  •  Яр буенда “Су коенырга ярамый!” дигән табличка күргән очракта, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймас өчен, суга кермәгез.
  •  Суда иптәшегезнең аягына яки кулына үрелергә ашыкмагыз.
  •  Әгәр су эчендә аякны көзән җыерса, ярдәмгә чакырыгыз.
  •  Суга спиртлы эчемлек кулланган килеш кермәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса