Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Лимон чистарта, кавын тынычландыра

Лимон кабыгы эфир маена, пектин матдәләренә һәм витаминнарга бай. Кабыгында С витамины эчендәгегә караганда өч тапкыр диярлек күбрәк.

Кулланыр алдыннан кайнар су белән чайкатып алсаң, лимон тагын да хуш ислерәк була. Лимон сутын майлы биткә сөртү дә файдалы.

Лимон суты тамчысы чәй, кан тапларын бетерә, бакыр әйберләрне, пычакны тутыктан тазарта.

Кавын исә элек-электән дәвалау үзенчә­лекләре белән билгеле. Бүген диетологлар аны азканлылыктан, йөрәк-кан тамырлары авырулары, атеросклероз булганда, бөерләре авыртучыларга күпләп ашарга киңәш итә. Кавын нерв системасын да тынычландыра.

Үлән белән дәвалаучылар аны ашказаны авырулары, төрле психик тайпылышлар кичер­гәндә ашарга тәкъдим итә. Кавында 18 процент чамасы шикәр, С, Д витаминнары бар.

 

Фото:https://pixabay.com/

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса