Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Кура җиләгенең рактан да дәвасы бар

Аны күпләп киптереп куярга онытмагыз.

Галимнәр кура җиләгенең бик файдалы булуын күптән исбатлаган. Хәзер инде аның салкын тиеп авырганда гына түгел, ә яман шеш белән көрәшүдә табигый чара булуын да исбатлаган.

Американың Клемсон университеты белгечләре эчәкләрендә яман шеш булган лаборатория җәнлекләренә кура җиләге ашатканнар. Нәтиҗәдә, яман шеш күзәнәкләренең 90 проценты үлгән.
Чынлап та, кура җиләгендә яман шешкә каршы торучы матдәләр күпләп тупланган. Мәсәлән, бу җиләк организмның ялкынсынуына каршы йогынты ясый торган антиоксидантка бай булган ун ризык арасына керә. Моннан тыш, аның составында эллагин кислотасы да булуы ачыкланган.

—    Әлбәттә, кура җиләге бик файдалы табигый ризык, яман шешнең үсешендә һәм аны профилактикалауда ярдәме тия. Тик аны тулысынча рактан дәвалаучы дару дип санарга ярамый, — ди Алтай крае онкология диспансерының профилактикалау кабинеты табибы Юлия Димитриади.

Кура җиләге сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытуда алыштыргысыз. Анда В төркеме, С һәм Е витаминнары бик күп, шулай ук, калий, магний, фосфор, фолий кислотасы һәм тимер дә җитәрлек.
Аны кышкылыкка саклауның иң яхшы ысулы — киптереп яисә туңдырып кую. Бары тик күләгәдә киптерергә кирәген онытмагыз.

Әлбәттә, кура җиләгенең кайнатмасы да бик файдалы. Ләкин табиблар диабет белән авыручыларга кайнатма кулланырга киңәш итми.

Фото:https://pixabay.com/ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса