Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Каз мае дәвалый

Каз мае халык медицинасында салкын тию, ютәл, тире өшү, пешү, гинекология, тире авырулары, геморрой, пневмониядән, косметологиядә еш файдаланыла.

Каз мае организмның иммун системасын ныгытучы препаратлар составына да керә. Борынгы Кытай табиблары каз маеның организмны зарарлы матдәләрдән чистартуын, шешләрнең үсешен туктатуын, аларны таркатуын белгән. Каз маен онкология чирләрен кисәтүдә файдаланганнар.

Каз мае сөртеп салкынга чыкканда тире ярылмый, ул өшүдән саклый. Суыкка чыгар алдыннан аяк һәм кулларны җылы суга тыгып торырга, аннан корытып сөртергә һәм каз мае сөртергә кирәк. Май сеңгәч киенергә һәм урамга чыгып китәргә була, моннан соң бернинди суыклар да куркыныч булмаячак.

Каз мае 3 яшькә кадәрге балалар, йөкле һәм бала ашатучы хатын-кызларга зыянлы булырга мөмкин. Бөер һәм бавыр чирләре булганда да каз мае белән сак булу сорала.
Дәвалану өчен каз маен ничек эретергә?

Тире пешсә
100 г эретелгән каз маена 1 аш кашыгы сырганак мае кушарга. Көнгә ике тапкыр пешкән урынга әлеге катнашманы сөртеп торырга була.

Ютәлдән
1 стакан җылы сөткә 1 әр чәй кашыгы каз мае һәм бал кушарга. Болгатырга һәм йокларга ятар алдыннан эчәргә. Бронхиттан каз мае белән компресс ясарга була. Моның өчен эретелгән каз маена угычтан уылган суган кушарга. Әлеге катнашманы күкрәккә уарга һәм җылы итеп төренеп ятарга. Бу компресс балаларга бик файдалы.

Геморройдан
3 өлеш каз маен кәстрүлдә эретергә, шуңа 1,5 өлеш каланхоэ согы (даруханәләрдән табарга була) кушарга. Катнашманы шешәгә тутырырга. Иртән һәм кич арт юлга сөртергә була.

Псориаздан
Зарарланган, купшакланган урыннарны иң элек марганцовканың алсу эремәсе белән йогышсызландырырга. Аннан каз мае сөртергә, өстенә чиста салфетка капларга, төрергә һәм төн буе тотарга.

Җыерчыклар
1 йомырка сарысына эретелгән 1 чәй кашыгы каз мае кушарга. Сыегайтылган 1 чәй кашыгы бал өстәргә. Катнашманы биткә сөртеп, 30 минут тотарга. Аннан ромашка төнәтмәсе белән чайкарга кирәк.

Үкчәне йомшарта
Үкчә катканда, ярылганда каз мае ярдәм итә ала. Каз маен сулы савыт өстендә эретергә. Аякларны түзәрлек кайнар суга тыгып утырып йомшартырга. Корытып сөртергә һәм каз мае сыларга.
Каз маен шакмаклап турарга, калын стеналы кәстрүлгә салырга һәм сүрән утта 4 сәгать тотарга кирәк. Әледән-әле болгаткалап торыгыз. 3 сәгатьтән эреп бетмәгән кисәкләрен алып ташларга һәм майны тагын 1 сәгать сүрән утта тотарга кирәк. Әзер майны банкага тутырырга һәм суыткычта сакларга.

 

Фото:https://pixabay.com

http://tulachi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса