Кан яңартканны ярата. Хиҗаманың кемгә зыяны бар?
Бер көнне туганыбыз сүз ара сүз чыгып: “Хиҗама ясаттым әле”, - дип куйды. Колак ишетмәгән бу сүзгә бер сәерсенсәк, аны ничек ясауларын ишеткәч, бөтенләй шаккаттык. “Авыртуга чак түздем. Тик файдасын күрдем. Кулларым сызлаудан туктады. Быел елдагыча сөлек тә салдырып тормаячакмын”, – ди ул бик канәгать булып. Нәрсә соң ул хиҗама? Халык телендә элек-электән “аркага банка кую” дип йөртелгән күренештән нәрсәсе белән аерыла.
Хиҗама – кан алдыру, дөресрәге, начар канны вакуум ярдәмендә суырту дигән сүз. Табиб-гирудотерапевт Әлфия Михайлова сүзләренә караганда, беренче карашка бу процедура аркага банка салуны хәтерләтә. Аерма шунда: хиҗама вакытында аркада кечкенә тишем ясала. “Хиҗама ясауга керешкәнче, иң элек аркага тмин мае сылап, массаж ясыйбыз. Аннары аркадагы тире катламын махсус лезвие белән кисеп, тиешле нокталарга вакуумлы банкалар куела. Алар ярдәмендә пычрак канны суыртып алабыз”, – ди Әлфия Харисовна. Табиб сүзләренә караганда, пычрак кан дигәнең иң кечкенә кан тамырлары булган капиллярлардан алына. “Кан тамырларындагы үлгән кан күзәнәкләре биредә туплана. Эритроцитлар бер-берсенә ябышып бетә, нәтиҗәдә, туклыклы матдәләргә бай булган канга йөрергә комачаулый. Бу исә күпсанлы чирләр килеп чыгуга сәбәп була. Пычрак кан чыккач исә кан әйбәт йөри башлый, яңа кан күзәнәкләре бүленеп чыга”, – ди ул. Баксаң, бездә әле соңгы елларда гына популярлаша башлаган әлеге процедура борынгы заманнарда ук еш кулланылган. Ул гарәп, кытай табиблары тарафыннан да даими рәвештә файдаланылган, бөтен Европа, Азия илләрендә киң таралган булган. Тик революциядән соң бу дәвалау төре кулланылмый башлый. Бүген исә хиҗама кабаттан популярлаша бара. Ул, нигездә, простатит, арка авыртуы, җенси көчсезлек, югары кан басымы, веналар тараю яки тыгылу, җилкә яисә муен, баш авырту, туберкулез, тән тиресе авырулары, мускуллар авырту, кул-аяклар ою, ревматизм, югары күз басымы, өянәкләр, йөрәк авырулары вакытында кулланыла. “Кан алдырудан соң умыртка баганасының сыгылмалылыгы да арта. Бүген хиҗама косметологиядә дә еш кулланыла. Замана хатын-кызлары арасында нәкъ шушы ысулны сайлаучылар күп. Бу аңлашыла. Кан алдыру кан әйләнешен яхшырта, гормоннар эшләнешен көчәйтә, эчке әгъзаларда сыеклык йөрешен тизләтә. Ә бу, үз чиратында, картаюны акрынайта”, – ди Әлфия ханым. Хиҗама ясаганда банкалар, авыруга карап, тәннең төрле җиренә куела. Мисал өчен, хатын-кыз авырулары вакытында аны кендектән аскы өлешкә урнаштырсалар, башы авыртканнарның ул баш түбәсенә куела. Кайберәүләр, шул ук гүзәл затлар арасында, банканы биткә (!) куйдыручылар да очрый икән. “Банканы биткә куюдан куркасы юк. Монда киселгән урыннар аркадагы кебек зур булмый. Банкаларны шудырып кына йөртәбез. Хиҗама тирән булмаган җыерчыкларны тигезли, пигмент тапларыннан, бетчәләрдән котылырга ярдәм итә. Хиҗама вакытында коллаген бүленеп чыга, ул бит тиресенең төсен яхшырта. Процедурадан соң кан әйләнеше яхшыра – артериаль кан агымы көчәя, тире күзәнәкләре кислород аша тукландыргыч матдәләрне күбрәк ала башлый”, – дип тынычландыра табиб. Киселгән урын димәктән, ул организмның үзенчәлекләренә карап, төрле кешедә төрлечә төзәлә икән. Күп очракта тәндәнге яралар атна-ун көндә бетә, дип ышандыра белгечләр. Ул урыннар ачык яра булып тормый, процедурадан соң ук ябыла. Хиҗама ясатканнан соң ял итәргә, авыр физик эш эшләмәскә, тынычлык сакларга киңәш ителә. Фитнес, бассейнга баруны да кичектереп торырга туры киләчәк. Гомумән, хиҗама ясаткан көнне су белән сак булырга кирәк, ди табиб. Бу көнне сабынсыз, гади су белән генә юынудан да яхшысы юк. Хиҗама ясаганнан соң берничә көн температурагыз югары булса, эч китү, эч пошу, калтырану кебек билгеләр күзәтелсә дә куркырга кирәкми, ди Әлфия Михайлова. Бу – хиҗаманың файдасы булып, шифасы тия башлаган дигән сүз.+ Сүз уңаеннан: – хиҗама вакытында кеше уртача 700-800 грамм кан югалта; – хиҗама ясатырга өч көн кала тәнгә массаж ясатырга, бер көн кала ит ашарга ярамый. Процедура ач карынга ясала; – гемоглобины түбән булган, йөкле, тромблар пәйда булу куркынычы янаган кешеләргә хиҗама ясату тыела.
Фото:https://pixabay.com
Динә ШӘКҮРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа