Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Инсульт кешене сөйләшә алмый торган итә

Инсульт кичергән кешеләрнең 30 проценты 50 яшькә дә җитмәгән кешеләр...

Баш миендә кинәт кенә кан әйләнеше бозылу инсульт дип йөртелә. Нәтиҗәдә баш мие күзәнәкләре зәгыйфьләнә, ә өлеше белән бөтенләй үлә. Ул өч төрле була. Беренчесе – кан юлы тромб белән каплана, икенчесе – кан тамыры шартлап, кан баш мие эченә тарала. Өченче төре – баш мие элпәләре арасына кан сава (иң куркынычы төр, 50 процент кеше үлә). Көндәлек тормышта без инсультның беренче төрен күбрәк күзәтәбез.

Россиядә минут ярым саен бер инсульт була, ел саен 450 мең кеше шуның корбаны була. Исән калганнарның 70 проценты инвалид була, шуларның да өчтән бере кеше ярдәменә мохтаҗ кала.

Инсульт кешене параличландыра һәм сөйләшә алмый торган итә. Вакыты белән бу билгеләр кире чигенергә мөмкин. Ләкин күпчелек очракта реабилитация узып та, зур уңышка ирешеп булмый.

Инсультка китерә торган авырулар: югары кан басымы, шикәр авыруы, артык авырлык, стресс, тарту, аз хәрәкәтләнү, хәмер эчү, күп тоз ашау. Хатын-кызлар инсультка күбрәк дучар була, авырдан савыга, үлү очраклары да ешрак күзәтелә. Инсульт кичергән кешеләрнең 30 проценты  50 яшькә дә җитмәгән кешеләр. Гадәттә авыру кабатлана да.

 

Фото:https://pixabay.com

baltaci.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X