Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында1111

Грипп белән авырып киткән очракта түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз

Белгечләр салкын тию авыруларының кискен күтәрелеше февральдә була дип фаразлыйлар. Мартта бераз җылыту белән грипп вирусы баш калкыта.

Грипп белән авырып киткән очракта нишләргә? 

  • Өйдә калырга һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул диагноз куярга һәм авыруның хәленә, яшенә карата тиешле дәвалау билгеләргә тиеш, – ди баш табибның поликлиника буенча урынбасары Адилә Нәфыйкова. – Күп итеп су эчәргә киңәш ителә. Бу кайнар чәй, мүк җиләге, карлыган, нарат җиләге морсы, минераль су һәм башкалар булырга мөмкин. Халык чараларына килгәндә, гөлҗимеш суы, юкә белән балан, бал белән кура җиләге, прополис, бал белән сарымсак файдалы.
  • Авыру таралмасын өчен чаралар күрү зарур, – дип дәвам итә табибә. – Моның өчен авыруны изоляцияләрггә кирәк. Бүлмәне даими җилләтеп тору, идәнне, җиһазларны дезинфекцияләнгән чаралар белән сөртеп тору мөһим. Авыру белән аралашуны чикләргә киңәш ителә. Аның белән аралашканда медицина битлегеннән файдаланыгыз.

 

Фото:https://pixabay.com

http://agryz-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса